news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Фәрдиев: Нечаевская Татарстанга алтын йөгертелгән "бронза" бүләк итте

Республика чаңгычылары 2002 елдан бирле Уеннарда беренче тапкыр медаль яулый.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Россия җыелмасы составында Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевскаяның Пхенчхандагы уңышына карата үз бәясен бирде.

“Анна Нечаевская Татарстанга алтын йөгертелгән бронза медаль бүләк итте. Ул аны Россия җыелмасы составында эстафета ярышларында яулады”, – диде Илшат Фәрдиев.

Федерация президенты сүзләренчә, Татарстан чаңгычысы тулысынча тренерлар куйган бурычларны үтәп, үз көчен дистанциядә тиешенчә файдалана алган.

“Аңа өченче этаптан соң Анастасия Седова ясаган аерманы саклап калырга кирәк иде. Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе составны билгеләгәндә кабат бик яхшы стратегия белгече булуын исбатлады”, – диде Фәрдиев.

Ул чаңгычы Анна Нечаевская, тренеры Алексей Зоринга да котлау сүзләрен җиткерде.

“Бөтен Татарстанны котлыйм. Бу бит 2002 елдан соң республика чаңгычыларының Уеннарда яулаган беренче медале”, – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100