news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Фәрдиев: "Без кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең яңа стандартларына күчәбез"

"Сетевая компания" ААҖ Түбән Камада Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге ачты

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). "Сетевая компания" ААҖ Түбән Камада Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге ачты: ул "бер тәрәзә" принцибы буенча эшли. Тантаналы чарада "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Түбән Кама каласы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз: элегрәк техник кушылу процедурасын гадиләштерә һәм барлык категория кулланучылар өчен электр челтәре инфраструктурадан файдалану мөмкинлеген арттыручы Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге Казанда ачылган иде. Мондый үзәкләр булу, иң беренче чиратта, закон нигезендә таләп ителә: РФ Энергетика министрлыгы раслаган хезмәттән файдаланучыларга челтәр оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү стандартлары август аенда үз көченә керде.

Түбән Камадагы Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге Актубә урамы, 24 нче йорт адресы буенча урнашкан. Биредә клиентлар электр челтәре комплексы эше белән бәйле бөтен мәсьәләләрне дә хәл итә ала. Хәзерге вакытта соңгы процедура буенча гаризалар саны шактый арткан.

Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге барлыкка килү - компаниядә төзелгән кулланучы белән хезмәттәшлек системасының күзгә күренә торган өлеше генә, - ди клиентлар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Марат Миңнебаев. - Моның өчен шулай ук интернет-сайт та эшли, анда да техник кушылуга электрон гариза бирергә мөмкин. Ә 8-800-2000-878 бушлай номеры буенча гариза каралышының нинди стадиядә булуын белешергә була".

Түбән Кама Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Андрей Павлов сүзләренчә, көн саен үзәккә 30 дан алып 50гә кадәр кеше килә, уртача хезмәт күрсәтү вакыты 15 минут тәшкил итә, чиратта, күп дигәндә, 10 минут көтәләр.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100