Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады
Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Россия җыелма командасы составындагы Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьковны Пхенчханда көмеш медаль алуы белән котлады.
“Россиянең җыелма командасын һәм бөтен Татарстанны Олимпия уеннарының көмеш медале белән котлыйбыз! Андрей катлаулы һәм җаваплы беренче классик этапны узды һәм икенче этапка тапшырды. Большунов, Червоткин һәм Спицов - 21-22 яшьлек егетләр - Норвегия җыелма командасын гына алга чыгарып, лидерлыкны саклап калдылар.
Бүген бигрәк тә Андрейның туган җире Яшел Үзән халкы куана. Спортчының тренеры О.А Перевозчиковка һәм беренче тренеры В.А Махаловка рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәсе килә. Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды. Алар озак еллар ихтыяр көче, нык, характер һәм осталык эталоны булып хезмәт итәчәк", - диелгән Фәрдиев котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз