news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы «Киношок» фестиваленең махсус призына ия булды

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы «Киношок» фестиваленең махсус призына ия булды
Рамил Гали/архив, Рузилә Мөхәммәтова

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы «Киношок» фестивалендә Матбугат призына лаек булган.

Анапада ХХХI «Киношок» кинофестивале тәмамланды. Җиңүчеләр исемлегендә Татарстаннан «Микулай» фильмы белән Илшат Рәхимбай һәм кыска метражлы «Пувырга» кинокартинасы белән Влад Петров бар.

«Бу Россиянең иң борынгы фестивальләрнең берсе. Аны карарга белгечләр, шул исәптән, профессиональ журналистлар да килә. Кинофестивальдә бер кызыклы чара бар – фильм күрсәтелгән көнне кич белән матбугат конференциясе үткәрелә. Анда дистәләгән рецензентлар белән фильм турында фикер алышу үткәрелә. Бу чын профессиональ сөйләшү. Минем андый әйберне бер фестивальдә дә күргәнем булмады», – дип сөйләде Илшат Рәхимбай.

«Микулай» турында яхшы сүзләр Татарстан мәдәниятенә карата игътибар уятты. Мондый фильмга нәрсә этәргеч булган дип фикерләшүләр булды. Жюридагылар: «Бу фестивальнең, һичшиксез, иң яхшы фильмы», – дисәләр дә, төрле сәяси сораулар аркасында төп призны Монголия фильмы алды. Җиңү-җиңмәүнең яртысы сәяси сораулар инде ул», – дип дәвам итте режиссер.

Илшат Рәхимбай җиңүгә караганда, фестиваль барышында булган очрашулар һәм фикерләр күпкә мөһимрәк булуын ассызыклады. Ул иң мөһиме фильмның профессиональ җәмәгатьчелеккә күрсәтелеп аларның уңай бәясен алу икәнлеген әйтте.

«Тамашачы залдан чиксез зур рәхмәтләр әйтеп чыкты. фильмның тамашачыга ошавыннан да зуррак җиңү була алмый», – дип өстәде Илшат Рәхимбай.

«Киношок» фестиваленең «Киномалышок» балалар фильмы конкурсында махсус призга Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Таганок» фильмы белән Айнур Аскаров ия булды.

  • «Микулай» – драматург Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы мотивлары буенча куелган этнотриллер жанрындагы фильм.
  • «Киношок» фестивале ел саен Анапа шәһәрендә үткәрелә. Ул 1992 елдан гамәлгә куелган.
  • Фестиваль 23 – 30 сентябрь көннәрендә үтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100