Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Рәхимбайның 1 апрель шаяртуы “Микулай” фильмына акча җыемнарын арттырган
Режиссер фильмның Канн фестивале программасына үтүе турында хәбәр итте. Хәбәрнең хаклыгы турында белешеп мәдәният министры да шалтыраткан.
Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмының Канн фестиваленә үтүе турында хәбәр итүе 1 апрель шаяруы булса да, кинога игътибарны арттырган.
“Вазгыятьнең бик катлаулы чорында пространствога күңелле, мәрхәмәтле мәзәк ыргытып, кешеләрдә якты киләчәккә өмет уятасым килде”, – дип шәрехләде режиссер әлеге шаярулы хәбәрен.
“Икенчедән, бу вазгыять белән акча җыюлар да тукталган иде. Бу вакыйга җыемнарга игътибарны уятты. Бу фильмның чын халык фильмы булачагына ышанычым артты”, - диде ул.
Хәбәр чыгып ярты сәгать үткәч аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын белешеп мәдәният министры Ирада Әюпова да шалтыраткан. Илшат, әлбәттә, моның шаярту булуын әйткән.
Илшатның шаяртуына ышанып хәбәр бирүче журналистлар да байтак булган. Аерым алганда, “Туганайлар” керәшен газетасы да үз сайтында бу хәбәрне биргән. Фильмда керәшен көнкүреше күрсәтелүен, әмма кайбер төгәлсезлекләр булуын әйткән.
“Бу хәбәргә ышанучылар аны бик позитив кабул итте. Безнең профессиянең асылы – кешеләрне алдау. Без бит уйлап табылган хикәятне күрсәтеп, шуңа кешеләрне ышандырабыз. Бу әшәкеләнеп алдау түгел, матур алдау”, - ди Илшат Рәхимбай.
Әлбәттә, фильмның Канн фестиваленә эләгү шансы юк. Илшат Рәхимбай анда бик катгый шартлар булуына ассызыклады. Россиядән бары тик аерым режиссерларны – Звягинцев, Сокуров һәм Серебренниковны программага кертү мөмкинлекләре генә карала.
“Микулай” фильмының башка зур кинофестивальләрдә катнашу шансы зур. Аерым алганда сүз Торонто, Сан-Себастьян кинофестивальләре турында бара. “Болар А класслы зур фестивальләр. Алар заявка акчасын үзләре түләп безнең фильмның каралама вариантын да алдылар”, - диде кинорежиссер.
- “Микулай” фильмы Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә төшерелде. Төрле сәбәпләр аркасында килешүләр өзелеп Илшат Рәхимбай финанс кыенлыкларына очрады. Акчаларның бер өлешен Татарстан Хөкүмәте, бер өлешен иганәчеләр каплаган.
- Өлешчә түләүләр өчен краудфандинг ысулы белән акча җыела. Фильмга “Планета” мәйданчыгы аша ярдәм итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз