news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Рәхимбай: «Татарстанда кеше кешегә ярдәм итә – кино төшергәндә шуңа ышандым»

Илшат Рәхимбай: «Татарстанда кеше кешегә ярдәм итә – кино төшергәндә шуңа ышандым»
Салават Камалетдинов/архив, Рузилә Мөхәммәтова

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын төшергәндә ярдәм иткән Татарстан кешеләренә рәхмәтен җиткерә.

«Татарстанда калкый башлаган кешене батыралар, диләр. Мин кино төшергәндә андый хәлне тоймадым, киресен тойдым. Без яхшы продукция эшләдек, кешеләр безгә ышанды һәм без дә кешеләргә ышандык», – диде ул «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.

ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов режиссерның тыйнакланып постерда фамилиясен күрсәтергә теләмәвен дә әйтте. «Без аңа ялынып ризалаттык. Чөнки Илшатны Татарстанда беләләр һәм яраталар. Безнең өчен постерда режиссерның фамилиясе булуы бик әһәмиятле», - диде ул.

«Алга таба бу фильмның визит карточкасы Виктор Сухоруков кына түгел, Илшат Рәхимбай да булыр дип уйлыйбыз. Илшат Рәхимбайны Россия һәм халыкара аренада Татарстан киноиндустриясенең визит карточкасы булыр дип өметләнәбез», - диде ул.

«Мин күптән инде фильмны үземнеке генә дип санамыйм. «Безнең фильм» дим, чөнки аның эшендә күп кеше катнашты һәм әле дә катнашучылар арта бара. Авыр вакытларда краудфандинг оештырдык, без үтәргә тиешле авыр юлны үткәндә бөтен Татарстан булышты. Фильм бик күп кешеләр ярдәмендә эшләнде», - диде Илшат Рәхимбай.

  • «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Моноспектакль булып ул Әлмәт һәм Кариев театрларында бара.
  • Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкарды. Постерда шулай ук төп рольләрне башкарган Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева фамилияләре күрсәтелгән.
  • Кинорежиссер Илшат Рәхимбай сүзләренчә, кино төшергәндә иганәчеләр ярдәме вәгъдә ителсә дә, ул ярдәм булмау сәбәпле, фильм әҗәткә төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100