«Дөресен әйткәндә, мин Илһам Шакировның тормышы белән аның иҗатына якын килгән дусларым аша гына таныш. Ниндидер әсәрләр чыга, ниндидер мәзәкләр, гайбәтләр сөйлиләр. «Yummy Music Band» музыкантларының «Илһам Шакиров трибьюты»нда аның иҗатына, тормышына, психологиясенә иң көчле тирәнәю булгандыр. Әлеге концертка килеп, аны белмәүчеләр дә үзләренә ачыш ясаганнардыр.
Фильмга килгәндә, Илһам абый турындагы фильмны мин дөньядагы иң көчле байопиклар стилендә күрер идем. Байопикларның классик формасы бар. Шәхесләр турында төшерелгән фильмнар аерым бер тәэсир итү көченә ия, алар аерым бер тәм белән, аерым стильдә бирелә, анда өр-яңа әйбер уйлап табып булмый. Мондый фильмның асылында Илһам абыйның яшәеше, фәлсәфәсе, иҗатка карашы ятуы үзе яңалык булыр иде.
Әмма ул ничек төшерелеп, халыкка ничек бирелергә тиеш... Аны төшергән очракта, фильмны Татарстан эчендә генә калдырмыйча, бүтән төбәкләрдә дә күрсәтә торган фильм булуын үз алдыма максат итеп куяр идем һәм формасын да шуңа җиткерергә тырышыр идем. Байопикларны төшерүе, дөресен генә әйткәндә, бик кыйммәт, чөнки бу – эпоха ясау дигәнне аңлата. Ә бюджет җитмәгән очракта уртача, «пешеп бетмәгән» фильм төшерүгә мин, әлбәттә, алынмас идем, чөнки Илһам абый турында җентекләп төшерергә кирәктер, дип уйлыйм», – ди ул.
Яшь режиссерларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белешкән.