news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Нуриев: Авыл хуҗалыгы кооперативларына булышу – авыл халкы активлыгы өчен этәргеч

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында авыл хуҗалыгы кооперативларына ел саен 200 млн сум бүлеп бирү турында әйтте. Бу авыл халкының хезмәт эшчәнлеген арттыру өчен яхшы этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан дәүләт аграр университеты ректорын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев әйтте.

«Бүген авыл хуҗалыгы үсештә булган бөтен районнарда да кооперативларга ихтыяҗ бар, аларның эшен халык яхшы бәяли. Авыл халкын активлаштыру өчен кооперативларга ярдәм итәргә кирәк», – диде ул.

Илшат Нуриев сүзләренчә, Рәис юлламасында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү зарурлыгына басым ясалды. Аерым алганда, республикада биш елда сөт һәм ит җитештерү комбинатлары йөкләнеше 50 проценттан 84 процентка арттырылды. 2030 елга 95 процентка чыгу бурычы куелды.

«Республика Рәисе биш ел эчендә нинди эш башкарылганын төгәл аңлатып бирде. Юлламасында ул барлык тармакларга кагылды. Аграр югары уку йорты җитәкчесе буларак, миңа, әлбәттә, авыл хуҗалыгы иң якыны», – диде ул.

Юлламада Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсенә һәм геном тикшеренүләргә дә кагылды, диде Нуриев.

«Үзебезнең югары уку йортында алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру буенча бәйгедә катнашырга телибез. Болар барысы да безнең өчен мөһим. Һәм без аның сүзләрен эш өчен бурычлар буларак кабул иттек. Үз алдыбызга зур максатлар куябыз», – дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot