Мин гомер буе оптимист булдым, әмма быел оптимизм андый ук түгел. Мин үзем олы кеше инде, 1979 елда ук агроном булып эшли башлаган идем. Быел мин дә төшенкелектә. Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм. Авыр. Иң төп авырлык нидән килә? Авыл хуҗалыгында лаеклы квалификацияле эшче кешеләр юк.
Элек колхозда хезмәт хакы шәһәрнекеннән зуррак иде. Яшәргә торак бирәләр иде. Ә хәзер, җанашым! Икенчедән, фермерлар кредит ала алмый. Икешәр ай банк юлында йөриләр. Сөтнең дә, икмәкнең дә бәясе түбән булды, шуңа фермерлар кредитсыз эшли алмый. Рентабельлек бик түбән. Ярый, мин пенсионер, ә эшли башлаган фермерларга нишләргә?! Эшләргә тотындылар – бәяләр төште! Алар күпме акча керткән эшләренә. Шуңа төшенкелеккә төшәләр. Җанашларым, кызганыч!
Мин җирдә яшим, мин барысын да күреп торам – авылда эшләү җиңел түгел. Телевизордан матур итеп сөйлиләр дә бит. Мин киләчәкне бик авыр итеп күрәм. Өмет соңыннан өзелә, дибез. Былтыр бик күп фермерлар эшләрен япкан. Быел фермерлар соңгы көчләрен җыеп эшләп карарлар. Анда да гадиләштерелгән технология белән эшләргә туры килер. Акча булмагач, ашлама әзрәк кертелә. Анысы әз булгач, уңыш та әзрәк була.
Без, көз көне бәя булыр, дип көтәбез. Быел да шундый бәя булса, өметебез акланмаса, эшләрен ябучы фермерлар тагын да артыр.
Игенчеләр белән «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова сөйләште.