news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминев журналистларның хезмәт хакын арттыру проблемасын күтәрде

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә журналистикада төп проблема - хезмәт хакы. Журналистларның уртача хезмәт хакы 30 мең сум. Үз вакытында мин 230 сум ала идем. Ул хәзерге акча белән 200 мең сум», - дип мисал китерде ул.

Илшат Әминев исеме танылган журналистларның аз булуын әйтте. «Мин журналистикага килгәндә Яшел Үзәндә Федотов, Гыйлемханов һ.б. бар иде. Без алардан үрнәк ала идек. Без «исемле» журналистлар булсын өчен мөмкинлекләр тудырырга тиешбез», - диде ул.

Өченче проблема итеп ул кадрлар җитеп бетмәү мәсьәләсен атады. «Бүгенге журналист - күпкырлы кеше. Фотога, видеога төшерә, кеше белән аралаша, диктофонга яздыра, видео монтажлый, расшифровка ясый, җөмләләрне дөрес итеп яза, укучыга тәкъдим итә. Редакцияли, тикшерә, кирәк икән, тәрҗемә дә итә. Минемчә, таләпләрне төзеп, аны булачак журналистларны әзерли торган университетка тәкъдим итәргә кирәк», - диде ул.

«Журналистларның яхшы шартларда эшләвен телим. Матур эшләр башкаручы кеше матур шартларда эшләргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100