Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов Зәйдә социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнарны район газетасына яздырды
Республика Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Зәйдә сайлаучыларны сорау-гозерләре белән кабул итү барышында район басмаларын социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнарга яздырып бүләк ясады. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» хәбәр итә.
Илшат Әминов Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәйдәге җирле бүлеге оешмасы җитәкчесе Мария Костюченко хаты нигезендә, 17 кешегә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын агымдагы елның икенче ярты еллыгында килә торган итеп яздырды.
«Район басмалары шул җирлектә яшәүчеләр өчен кирәкле мәгълүмат чыганагы булып тора. Шуңа да аларның матди мөмкинлекләре чикле булганнарга да даими килеп торуы бик мөһим. Газеталар укылсын, алар озын гомерле булсын», — диде Илшат Әминов.
Мария Костюченко исә, күз күреме буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне сөендергәне өчен депутатка рәхмәт белдерде.
«Без җәмгыятькә җыелып газеталар белән танышабыз, үзебезне кызыксындырган сораулар буенча газеталар аша мөрәҗәгатьләр юллыйбыз. Күз күреме бөтенләй начар булучыларга күзлек белән күрүчеләр язмаларны кычкырып укый, безнең өчен район басмалары зур бүләк. Илшат Юнысовичның эшләре һәрчак уң булсын», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз