Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов «ВКонтакте»ның ни өчен YouTube белән көндәлек итә алуын аңлатты
«ВКонтакте» (VK ) социаль челтәре Россия кулланучылары өчен көрәштә YouTube видеохостингына көндәшлек тудырырга мөмкин. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Аларның видео өчен интерфейсы шактый аңлаешлы. Анда видеоматериаллар, шул исәптән фильмнар бик күп, аларны сез башка беркайда да таба алмыйсыз. «ВКонтакте»да боларның барысын да, шул исәптән чит ил фильмнарын да карарга мөмкин. Шуңа күрә мин «ВКонтакте»ның видеоплатформалардагы әлеге буш урынны яулау һәм кулланучыларга уңайлы видеохостинг архитектурасын булдыру өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар дип саныйм», - диде Әминов.
Аның сүзләренчә, «ВКонтакте» Россиянең RuTube видеохостингын «бер башка» узып китте, ул хәзерге рәвешендә сыйфат ягыннан эшләп бетерүгә мохтаҗ.
«VK инде күптән RuTube видеохостингының көндәше түгел. Ул аннан бер башка югарырак. RuTube бик уңайсыз һәм миндә начар эшли. VK белән андый проблемалар юк, компания даими рәвештә үз видеохостингына ярдәм күрсәтә. Мин аның киләчәге зур дип саныйм», - дип өстәде Әминов.
Элегрәк «ВКонтакте»ның видеоконтент булдыручыларга грант ярдәме күрсәтү программасын гамәлгә ашыра башлавы хакында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз