news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминев туган телдә укучы балалар санының дөреслеккә туры килүенә шиген белдерде

Илшат Әминев туган телдә белем бирүче оешмаларны депутатлар тарафыннан даими тикшереп тору мәсьәләсен күтәрде.

Илшат Әминев туган телдә укучы балалар санының дөреслеккә туры килүенә шиген белдерде
Илшат Әминов
Солтан Исхаков

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминев туган телдә укучы балалар санының дөреслеккә туры килүенә шиген белдерде.

«Безнең туган телдә белем алучы балалар санының чынбарлыкка туры килүенә шигебез бар. Районнарга йөрү цифрларның дөреслеккә туры килмәвен, аларның кәгазьдә генә булуын күрсәтә», - диде Илшат Әминев ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Депутат туган телдә белем бирүче оешмаларны даими тикшереп тору мәсьәләсен комитетның 2023 елгы эш планына кертүне сорады. Аңа каршы килүчеләр булмады.

«Без белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телдә укыту буенча вәзгыятьне даими рәвештә тикшереп торырга тиеш», - диде Илшат Әминев.

Илшат Әминов «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телне укытуны Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары тикшереп торырга тиеш икәнен белдерде. Шулай ук ул кайбер районнарда туган телдә белем бирүнең дөреслеккә туры килмәвен корреспондентлар да еш күреп кайтуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100