news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминев: Төбәкләрдәге татар журналистлары - геройлар

Илшат Әминев: Төбәкләрдәге татар журналистлары - геройлар
Рамил Гали

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев төбәкләрдә эшләүче татар журналистларының эшенә бәя бирде. 

«Төбәкләрдәге татар журналистлары турында бер генә сүз әйтә алам – геройлар. Төбәкләрдә татар матбугатын алып бару бигрәк тә авыр. Газеталарны тарату буенча да авырлыклар бар. Минемчә, җирлектә бер генә татар калса да, газета чыгарга тиеш. Әлбәттә, аларга да үзгәрергә кирәк: социаль челтәрләрдә, сайтларда актив эшләргә. Аның өчен без ярдәм күрсәтергә тиеш», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Ул матди, методик, техник яктан ярдәм итәргә кирәк, дип басым ясады. «Ничек булса да, без аларны сакларга тиеш. Алар төбәкләрдә татар телен, татар мәнфәгатен саклау буенча зур эш алып бара», – диде ул.

Илшат Әминев бүген Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты.

 

.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100