news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Татарстанның бүгенге уңышлары –Конституция эше нәтиҗәсе

Илшат Әминов: Татарстанның бүгенге уңышлары –Конституция эше нәтиҗәсе
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның бүгенге уңышлары – республика Конституциясе эше нәтиҗәсе. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов шундый фикерен белдерде.

«Сез тирә-якта күргән әйберләр: чиста ишегаллары, юллар, яңа биналар, спорт корылмалары, бөтен инфраструктура, газлаштыру, тузган торакны бетерү, бүгенге көндә инде гамәлгә ашырылган һәм хәтта бөтен Россия күләмендә дә тиңдәшләре булмаган башка республика программалары. Боларның барысы да – безнең Конституциянең эше нәтиҗәсе», - диде Әминов «Татар-информ» агентлыгына.

Парламентарий фикеренчә, татарстанлыларга тирән мәгънәсен һәм анда күрсәтелгән мөмкинлекләрне аңлау өчен Төп законны ешрак укырга кирәк.

«Без Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтәбез дигән маддә бар. Конституциядә рус һәм татар теленең тигез хокуклы булуы әйтелгән. Анда бүген эшләвен һәм республиканы уникаль төбәк итүне дәвам иткән әйберләр бик күп. Конституция – Татарстан динамик һәм эзлекле үсешен дәвам итсен өчен гамәлдәге эш коралы, ул барыннан да элек кеше хакына, кеше өчен эшләүне күздә тота», - дип өстәде депутат.

Әминов билгеләп үткәнчә, республика халкы бүген Төп законның эш нәтиҗәләрен уңайлы шәһәрләр, авыллар, район үзәкләрендә яшәүче кешеләр тормышында һәм Татарстанның уңышларында күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100