news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Татарстан журналистикасы энциклопедиясе яшь буынга бай мирасны тапшырачак

ТР журналистлары берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан журналистлары берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде. «Татарстан журналистикасы энциклопедиясе бурычы – беркем, бернәрсә онытылмасын дип, киләчәк буыннарга бай рухи мирасны тапшыру», - диде ТР журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов.

«Журналистиканың тарихы зур, матур, киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш та журналист. Күп кенә язучылар башта журналист булып, аннары зур язучылар булып киткән», - дип искәртте Илшат Әминов.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлегенең элекке рәисе Римма Ратникова энциклопедия булдыру идеясе 16-18 еллап элек туганын әйтте. «Мин посттан киткәндә, энциклопедия 90 процентка әзер иде, мөгаен, калган 10 проценты да шул 90 процентка тиң булгандыр», - дип белдерде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев энциклопедия белән танышу барышында бөтен искәрмәләр, тәкъдимнәр кабул ителүен әйтте. «Тик монда теләсә нинди мәгълүмат кертеп, бу эштә ихтыярилык булырга тиеш түгел. Мәгълүмат тикшерелергә, анализланырга тиеш», - диде.

«Журналистларны җаваплы булырга өндим, элемтәдә булырга, яңа кешеләр, яңа мәгълүмат, бүләкләүләр турында бөтен мәгълүматны кертергә кирәк. Журналистикага кагылышлы берәр мәгълүмат кызыксындыра икән, шунда онлайн энциклопедиягә кереп табарлык булырга тиеш. Җитешсезлек таба икән, кеше мөрәҗәгать итә ала, мәгълүмат объектив булырга тиеш, шуңа күрә киләчәктә яңартылырга мөмкин», - дип әйтте Искәндәр Гыйләҗев.

Энциклопедиянең басма варианты да дөнья күрүе ихтимал. «Татарстан – энциклопедияле республика, бәлки, киләчәктә бу эш тормышка да ашар. Ә онлайн формат ул мәгълүмат өстәп торырга, фотоматериаллар, тавыш файллары, журналист мәкаләләре белән баетырга да мөмкинлек бирә», - диде.

Бу әле зур эшнең башы гына булуын Илшат Әминов та билгеләп узды. «Эшнең беренче этабы узган, хәзер тутырырга кирәк, әле тәнкыйть сүзләре дә килергә мөмкинлеген аңлыйбыз. Университеттан, Фәннәр академиясеннән дә белгечләр, Татарстан журналистикасының тарихын белә торган кешеләр күп. Бергә эшләп тутырырга кирәк», - диде.

Сәләт оешмасының IT үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов tatjur.ru сайтында энциклопедиянең бүлекчәләрендә мәгълүматны ничек эзлисе икәнен аңлатты.

Энциклопедиядә бүген 386 мәкалә, 355 шәхес турында мәгълүмат кертелгән. Редакцион коллегия булдыру ниятләнә, хезмәткә кертеләчәк мәкаләләрне сайлап алу критерийларын эшләү таләп ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100