news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов: Татар халкының уты сүнмәячәк һәм сез аны киләчәккә алып барачаксыз

Илшат Әминов: Татар халкының уты сүнмәячәк һәм сез аны киләчәккә алып барачаксыз
Фото: «Дулкын» медиаүзәге матбугат хезмәте

КФУның «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов 27 яшь белгечне котлады һәм аларның татар мәдәниятен саклауда мөһим роль уйнауларын билгеләп үтте. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыгарылыш курслар алдында чыгыш ясаганда, Әминов татар теле һәм татар журналистикасының актуальлеген югалтмавын, киресенчә, «яшәвен һәм чәчәк атуын» билгеләп үтте. Ул яшь белгечләрне мәдәни мирасны саклаучылар булырга өндәде һәм аларның киләчәге якты булачагына ышаныч белдерде.

«Татар халкының уты сүнмәс һәм сез аны киләчәккә алып барырсыз дип ышанам. Сезнең һәркайсыгызның өчәр баласы булсын, өчесе дә татар телен белсен», - диде Илшат Әминов.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры институт белән берлектә булдырылган медиалабораториянең уңышлы эшләвен аерым билгеләп үтте. Искәртеп үтәбез, узган елның ноябрендә старт алган әлеге проект кысаларында студентларга беренче лекцияне нәкъ менә Илшат Әминов укыды. Ул билгеләп үткәнчә, лабораториянең максаты - студентларга гамәли белем бирү. Бу тантаналы көнне медиалабораторияне тәмамлаган 11 яшь белгеч курслар узуны раслый торган сертификатлар алды.

  • Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының структур бүлекчәсе. Ул татар теле белеме, татар әдәбияты, гомуми тел белеме һәм тюркология, тел һәм мәдәниятара коммуникация, билингваль һәм цифрлы белем бирү, шулай ук татаристика һәм мәдәният белеме юнәлешләре буенча белгечләр әзерли. Югары мәктәп кысаларында бакалавриат һәм магистратура программалары, шулай ук республиканың әйдәп баручы медиалары, шул исәптән «Татарстан – Яңа гасыр» медиалабораториясе белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot