news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминев «Татар-информ» турында: Бик җитди үзгәрешләр кертелде

2022 елда «Татар-информ» ресурсларының уникаль кулланучылар саны 18 миллион кешегә җитте. tatar-inform.ru – мәгълүмат агентлыгы сайтының иң күп аудиториясе – 15 миллион кулланучы. Бер елда укучылар саны 38 процентка күбәйгән. Шул ук вакытта карау саны 30 миллионнан артып китте.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уңышларын билгеләп, болай диде: «Агентлык эшендә бик җитди үзгәрешләр кертелде, алар оперативлыкны да, эксклюзивны да, иң мөһиме – компетентлы эксперт фикерләрен дә күздә тота. Бер басма да мондый яңалыклар палитрасы һәм аның мәйданында чыгыш ясаучы экспертлар дәрәҗәсе белән мактана алмый».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100