news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов Саха (Якутия) телеканалы белән хезмәттәшлек турында: Телекүпер үткәрәчәкбез

Илшат Әминов Саха (Якутия) телеканалы белән хезмәттәшлек турында: Телекүпер үткәрәчәкбез
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов хәбәр иткәнчә, Саха (Якутия) республикасының «Саха» телерадиокомпаниясе белән берлектә телекүпер үткәреләчәк. Ул туган телне саклауга багышланачак.

«Без «Саха» телерадиокомпаниясе белән берничә ел берлектә эшлибез. Безнең уртак проблемалар бар, без аларны хәл итү юлын бергә эзлибез. Тел проблемасы, яңа буынны тәрбияләү мәсьәләсе уртак булып кала. Телне саклау буенча телекүпер эшләргә булдык», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Җитәкче сүзләренчә, ике оешма арасында тәҗрибә уртаклашу бара.

«Без алардан күп әйбер өйрәнә алабыз. Алар елына 5-6 сериал төшерә. Алар мультфильмнар да төшерә, аны кинотеатрларда күрсәтәчәкләр. Без алардан күреп сериаллар төшерә башладык. Алар, безгә карап, балалар каналын ачты», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot