Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов «Политкухня» проектын тәкъдим итүдә туган телне өйрәнүнең җиңел ысулын атады
ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Политкухня» проектының презентациясендә туган телне җиңелрәк өйрәнергә ярдәм итүче киңәш бирде.
«Тел барыннан да яхшырак кайчан өйрәнелгәнен беләсезме? Менә мине авылга җибәрделәр, анда башка телне беркем дә белми (туган телдән, татарчадан кала). Ашыйсың килә башлыймы? Бик тиз өйрәнәсең. Телне өйрәнү рецепты шул. Ашыйсың килә яки берәрсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк? Сиңа туган телдә сөйләшергә кирәк булачак. Һәм бу бик мөһим», - дип саный Илшат Әминов.
Аның билгеләвенчә, тел аралашу чарасы булып калырга һәм барлык дәүләт учреждениеләрендә, ТР Дәүләт Советындагы чыгышларда кулланырга тиеш. «Ягъни 50/50 рус һәм татар телләрендә сөйләм яңгырарга тиеш. Бездә күп кенә министрлар, нәрсә турындадыр сөйләгәндә, сөйләмнәренә татарча җөмләләрне дә кертәләр. Бу бик мөһим», - диде Әминов.
Ул халык туган телен югалтса, мәдәниятне дә югалта, дип ассызыклады. Ә бу начар, чөнки мәдәниятләрнең күптөрлелеге безнең тормышыбызның күптөрлелеге белән чагыштырыла.
- «Татар-информ»ның «Политкухня» проекты - ул хакимият һәм ризык турында Татарстанның беренче подкасты. Биредә Татарстанның танылган эшлеклеләренең балачактагы яраткан ризыкларының рецептлары турында гына сөйләшмиләр, ә республиканың эчке сәяси кухнясы серләрен дә ачалар.
- «Политкухня»ның подкастларын «Татар-информ» сайтында, социаль челтәрләрдә һәм ТНВ телеканалында карарга мөмкин. Яңа чыгарылышлар сишәмбе һәм җомга көннәрендә чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз