Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер
Казан иң югары инфраструктура таләпләре булганда да теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер. «Татар-информ»га мондый фикерне ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов әйтте.
«Бу инфраструктура планында Казанның бик нык алга китеше. Яңа кунакханәләр, юллар, килгән кешеләр өчен уңайлы яшәү урыннары. Теләсә нинди дәрәҗәдәге мәйданчыклар тәкъдим итә алу мөмкинлеге. Бу очракта, әлбәттә, «Казан Экспо»ны күз уңында тотам. Анда теләсә нинди чаралар уздырырга була», – дип ышана ул.
Илшат Әминов сүзләренчә, саммитта катнашучылар да, кунаклар да Казанның яшәү өчен бик уңайлы һәм дустанә шәһәр булуын бәяләгән. Ул Глобаль Көньякның һәм Глобаль Көнбатышның Россиягә капкасы була бара. Спикер Һиндстанның Казанда генераль консуллык ачарга карар кылуын да искәртте.
«Ягъни, Казан Россиянең бөтен Европа өлешендә иң зур консуллык үзәгенә әйләнеп бара дияр идем. Шунысы да мөһим, Рөстәм Миңнеханов дөнья илләренең күп кенә лидерлары белән дә очрашты һәм бу шәхси мөнәсәбәтләр. Соңыннан болар төрле икътисади, социаль һәм мәдәни проектларга әвереләчәк. Татарстан халыкара хезмәттәшлек, икътисади хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рәисебезне белгәнгә күрә, ул әлеге мөмкинлекләр белән тулы куәтенә кулланачак дип ышанам», – диде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз