Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов: Инвестицион проектларсыз Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы бетәчәк

Авыл хуҗалыгында инвестиция проектлары булмаган өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республиканың берничә районы башлыкларын тәнкыйтьләве уңаеннан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов үз фикере белән уртаклашты.
«Районның авыл хуҗалыгында инвестиция проектларының булмавы – авыл халкының алга таба кимүе, миграция һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе кимү белән котылгысыз стагнация һәм авыл хуҗалыгы тармагы юкка чыгу», – дип билгеләп үтте Әминов «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Семь дней» тапшыруында.
Ул шулай ук әлеге теманың мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул икътисади гына түгел, ә социаль да. «Сүз уңаеннан, бу милли тиңдәшлекне саклап калу мәсьәләсе дә. Авылсыз бу мөмкин түгел диярлек», – диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз