news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: «Интертат» газетасы интернетта татар укучысы барлыгын күрсәтте

«Интертат» югары урыннарга менде инде», – диде Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда.

Илшат Әминов: «Интертат» газетасы интернетта татар укучысы барлыгын күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов «Интертат» электрон газетасын югары бәяләп, интернетта татар укучысы барлыгын күрсәткән мәгълүмат чарасы, дип атады.

«Татар интернеты үсә һәм татарлар интернетта бик актив. Мин моңа шатланам. Безнең киләчәк шунда. Без анда эшләргә тиеш. Сездән һәм бездән башка татар контентын беркем эшли алмый. Татар халкы булганда, татар мәгълүматы кирәк. «Интертат» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының газетасы интернетта татар укучысы барлыгын күрсәтте. Укучылар күбәеп бара. «Интертат» югары урыннарга менде инде», – диде Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда.

Бүген Илшат Әминов Россиянең 17 төбәгеннән килгән 50гә якын татар журналисты белән фикер алышты. Чара Бөтендөнья татар конгрессында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100