Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов Чирмешән турында: Хәзер ял итәргә монда – яңа «Швейцариягә» киләчәкбез
Бүген Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Медиа Сабан туенда Чирмешәнне Швейцария белән чагыштырды.
«Франция, Испания ябылды. Кая барырга, дип баш вата идем. Лаптевлар диңгезенә барасы килә иде, анда пляж әйбәт диләр. Үзебезнең «Швейцариябез» бар икән. Хәзер ял итәргә монда – яңа «Швейцариягә» киләчәкбез. Мин бик теләп килер идем. Монда бик матур, халык кунакчыл, һәркайда хуҗа кулы сизелә», – диде Илшат Әминов.
Ул Медиа Сабан туенда шундый зур иҗади коллектив бергә җыелуының яхшы гадәт булуын әйтте. «Без бик күп икән, барыбыз бергә очрашуыбыз бик яхшы. Бу кешеләр бүгенге көн тарихын яза, аларның хезмәте аша кешеләр яңалыкларны белә, алар халыкның кәефен формалаштыра», – диде ул журналистлар турында. «Тормыш авырлыкларына карамастан, иҗади, талантлы, көчле, уңышлы булып калырга язсын сезгә!» – дигән теләктә калды Илшат Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз