Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илшат Әминов: Без халык өчен ышанычлы утрау кебек булырга тиеш
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган бурычларны билгеләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган бурычны билгеләде. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов яңа формалар табып эшләргә кирәклеген әйтте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, төп бурыч – чынбарлыктагы вакыйгаларга аңлатма бирү, дөреслеге расланмаган һәм ялган мәгълүматларны таратуга юл куймау, хак фикерләрне һәм ачыкланган фактларны халыкка җиткерү.
«Президент бик дөрес әйтте. Бу – хәзерге вазгыятьтән чыккан сүзләр. Беренче этапта без бераз гына җиңә алмадык. Яңа формалар табып, эшне үзгәртергә, интернетта, социаль челтәрләрдә яхшырак эшләргә кирәк. Журналистлар алдында максат тора – үзгәрергә. Безгә халыкка барып җитәргә, аңлатырга, киләчәкне күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта фейклар, дөрес булмаган хәбәрләр тарала. Бу очракта без дөрес мәгълүмат биргән ышанычлы утрау кебек булырга тиеш», – дип сөйләде генераль директор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз