news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Без, чыннан да, дүртенче хакимият саналабыз

Илшат Әминов: Без, чыннан да, дүртенче хакимият саналабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов республика Матбугат көне белән котлый.

"Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!

Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!

Бүген бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Мәгълүмат палитрасы шактый чуарланды - бу матбугат басмалары, телеканаллар, радиостанцияләр, интернет-сайтлар, блогерлар өлкәсе. Бу куандыра да. Безнең бөтен мультимедияле мохит замана кешесенең актуаль, сыйфатлы һәм хакыйкый мәгълүматка хокукын тәэмин итәргә тиеш. Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бу бурычны бик яхшы үтәве белән горурланам.

Без иң мөһим яңалыкларны җиткерәбез, җәмгыять һәм хакимият арасында диалог корырга булышабыз, мөһим вакыйгаларны аңлап, әхлакый ориентирлар булдырырга ярдәм итәбез.

Югары технологияләр һәм мәгълүмат агышы чорында безнең гомуми хезмәт икътисад һәм социаль өлкә үсеше өчен бик мөһим. Без чыннан да дүртенче хакимият саналабыз һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру өчен зур ресурска ия, бу - зур һөнәри җаваплылык.

Бу Матбугат көнен без янә гади булмаган вазгыятьтә каршы алабыз. Үз бурычын махсус хәрби операция зонасында үтәүче журналистларга аеруча зур рәхмәт сүзләре.

Бүген тармакның барлык вәкилләренә бертуктаусыз иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр чынга ашуын, заманча мәгълүмат киңлекләрен үзләштерүне, олы казанышлар, укучылар, тыңлаучылар һәм тамашачылар теләктәшлеген телисем килә!

Кадерле коллегалар, һәр эш көне, хәтта иң озын һәм авыры да, иҗаттан рухлану һәм канәгатьлек белән тулы булсын!

Нык сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!" - дип мөрәҗәгать итә Илшат Әминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100