news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Балаларга татар телен һәм мәдәниятен җиткерү өчен, яңа форматлар кирәк

Илшат Әминов: Балаларга татар телен һәм мәдәниятен җиткерү өчен, яңа форматлар кирәк
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Балачак җыры» бәйгесе үзенең 5 еллыгы уңаеннан гала-концерт оештырды. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов бәйгенең уңышлы булуын билгеләп, балалар өчен яңа формаларның тагын да күбрәк кирәк булуын әйтте.

«Бу бәйрәмнең максаты – балалар өчен татар телендә яңа җырлар булдыру. Без бала чакта үз җырларыбызны башкара идек, ләкин алар барысы да пионер, коммунистик һәм Ленин турындагы җырлар. Әмма ул башка чор иде бит, хәзер чор алышынды һәм балалар да үзгәрде. Алар хәзер гаджетларда, ерак интернет киңлекләрендә һәм без, әлбәттә, аларга татар телен һәм татар мәдәниятен җиткерү өчен яңа формаларны һәм ысулларны табарга тиешбез», – диде ул.

Ул «ШАЯН ТВ» балалар каналы алдында зур һәм катлаулы бурычлар торуын, шуңа күрә каналга көн саен үсәргә һәм үзгәрергә тиешлеген билгеләде. «Балаларга якынаю юлын табу һәм аны матур, уңайлы итеп төреп бирү бүгенге чараның гына түгел, бу «ШАЯН ТВ» каналының бурычы. Бу бурычны тормышка ашыру өчен канал чиксез, көн саен үзгәрергә һәм яңа аудиторияне табарга тиеш», – ди ул.

Илшат Әминов «Балачак җыры» бәйгесенең 5 еллык нәтиҗәләре турында да сөйләде. «Берничә ел элек кенә балалар өчен татар телендә язылган җырлар бик аз, ә жанрлары бик сай иде. 5 ел дәвамында үткәрелүче «Балачак җыры» бәйгесе нәтиҗәсендә 25 кенә җыр түгел, ә төрле-төрле жанрлардагы йөзләгән җырлар чыкты. Һәм алар китапка тупланып балалар бакчарына һәм мәктәпләргә тапшырылды. Татар җырлары аша балалар татар телен өйрәнәләр. Һәм без шундый яңа форматларны сайлап, аларның йөрәгенә барып җитәргә тиешбез», – дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100