Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсөя Бәдретдинова: Җырчының күңелендә нәрсә булганын тамашачы белми дә кала
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта чыгыш ясаганнан соң, Илсөя Бәдретдинова «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашып алды.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады.
Кремль янындагы мәйданда җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Күптән түгел апасы үлүенә карамастан, җырчы, кайгысын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдә сер бирмәде.
«Минем эшем шул бит… Күп кенә вакытта артистның күңел түрендә нәрсә барлыгын тамашачылар белмичә дә кала. Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәттәшләрем мине яхшы аңларлардыр, дип уйлыйм», — дип уртаклашты Илсөя Бәдретдинова чыгышыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесе белән.
Җырчы үзенең иҗат төркеме белән хәрби стильдәге костюмнардан чыгыш ясады.
«Бәйрәменә туры китереп, үзенә күрә сәхнәчә дә, хәрби киемгә дә охшаган костюм булсын дип сайладык», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз