news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова "Казан-Арена"да чыгыш ясый

Бәйрәм концертында Россия күләмендә танылган төркемнәр дә җырлаячак.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бердәм сайлау көнендә тавыш бирүчеләр “Казан-Арена” стадионында узачак концертта Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркеме, Данир Сабиров, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм республиканың атказанган артисты Илдар Хәкимов, яшь һәм танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев, ди-джей Ислам Вәлиев, ВИА “Волга-Волга” төркеме чыгыш ясаячак.

Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшли торган мәгълүмат үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Моннан тыш, Россия күләмендә танылган “Слэм” панк-рок төркеме тамашачыларга җырларын җиткерәчәк. Диана Арбенина һәм аның “Ночные снайперы” төркеме кичке сигездә чыгыш ясаячак.

“Любэ” төркеме исә кичке тугыздан унга кадәр чыгыш ясый. Бу бәйрәм концерты салют белән тәмамланыр дип планлаштырыла.  

Ләйлә Фазлыева шулай ук концертта ни сәбәпле популяр артист Элвин Грейның чыгыш ясамавын да әйтте. Моны ул җырчының графигы белән туры килмәве белән аңлатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100