news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөя Бәдретдинова Башкортстандагы язгы концерты кичектерелүе турында хәбәр итте

Быел апрельгә планлаштырылган концертның көзгә күчерелүен белгәч, җырчы тамашачыга һәм Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанда апрельдә узарга тиешле концертлары кичектерелүе турында хәбәр итте.

«Мин килергә әзер. Сез билетлар сатып алгансыз! Электр уты да бар! Вазгыять үзгәрде», — дип язган ул Инстаграмдагы битендә.

Җырчы тамашачылар алдында гафу үтенгән һәм көзен концертлар булачагына ышануын язган.

«Концертларны көзгә күчереп карыйбыз, Башкортстанга кертерләрме яки юкмы — билгесез», — дип язган артист.

Җырчы шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иткән.

Җырчыны хуплап Фирдүс Тямаев комментарий язган. Ул да берникадәр вакыт элек Башкортстанда шундый ук проблема белән очрашканы турында хәбәр иткән иде.

Җырчының иҗатын яратучылар һәм татар шоу-бизнесы вәкилләре татар концертларын тыюны аңламауларын белдергән. «Бу оят! Элек „пиар“ дип уйлый идек, хәзер Башкортстанда татарларны җәберләүләрен күрәбез. Бу — сәясәт», — дип яза Инстаграм файдаланучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100