news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнур Зәкәрин "Вуэльта Испания" ярышларында уңышка иреште

Чаллы велоузышчысы әлеге узышта беренче тапкыр гына катнашты.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). “Катюша” командасы велоузышчысы, Чаллы спортчысы Илнур Зәкәрин “Вуэльта Испания” күп көнлек ярышының гомуми беренчелегендә 3 нче урын яулады.

Өч атнага сузылган узышлар Испания, Франция һәм Андорра юллары аша үтте. Соңгы 21 нче этапта финишка 18 нче булып килгән Илнур Зәкәрин гомуми беренчелектә 3 нче урынга күтәрелә алды. Шунысын да әйтергә кирәк: Чаллы велоузышчысы "Вуэльта Испания" күп көнлек узышында беренче тапкыр гына катнашты. 

Әлеге мәртәбәле узышта Денис Меньшов җиңү яулаганнан соң 10 ел дәвамында Россия спортчыларының мактау баскычына күтәрелгәне булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot