news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Зәкәрин "Джиро д’Италия" узышларын 5 нче урында төгәлләде

Чаллы велоузышчысының мәртәбәле узышларда мондый уңышка ирешкәне юк иде әле.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Кичә Миланда "Джиро д’Италия" күп көнлек велоузышларына нокта куелды. Чаллы спорт мәктәбендә тәрбияләнгән узышчы, Katusha-Alpecin командасы капитаны Илнур Зәкәрин узышның гомуми нәтиҗәләре, ягъни генераль квалификация буенча 5 нче урынны яулады.

"Джиро д’Италия" – "Тур де Франс" һәм "Вуэльта" кебек үк мәртәбәле күп көнлек, өч атнага сузылган велоузышлардан санала. Әлеге күп көнлек узыш быел 100 нче мәртәбә уздырылды. Тәүге тапкыр ул 1909 елда ук уздырылган иде. Шул вакыт эчендә Россиянең өч узышчысы гына җиңү яулады. Алар – Евгений Берзин (1994), Павел Тонков (1996) һәм Денис Меньшов (2009). 

Быелгы узышта беренче урынны үз карьерасында беренче мәртәбә Голландия узышчысы Том Дюмулен (Sunweb командасы) яулады. Икенче һәм өченче урында Колумбиядән Наиро Кинтана (Movistar) белән Италия узышчысы Винченцо Нибали (Bahrain-Merida).

Чаллы узышчысы Илнур Зәкәрин үз карьерасында тәүге тапкыр беренче бишлеккә күтәрелде. Исегездә булса, узган елгы "Джиро д’Италия" узышларында ул егылган һәм ярышлардан төшеп калган иде. Быелгы узышлардан соң Илнур Зәкәрин сезонның икенче җитди ярышлары – "Вуэльта" күп көнлек узышларында катнашачагын да җиткергән. 

"Джиро" узышларыннан соң "Вуэльта"га бару җиңелрәк. Чөнки хәл җыю һәм сихәтләнү өчен вакыт бар. Күнегүләрнең яңа циклын уздыру мөмкинлеге дә туа", – дип белдергән Илнур Зәкәрин "Р-Спорт"ка "Вуэльта" күп көнлек узышларында катнашачагын әйтеп.

"Вуэльта" велоузышлары 19 августта Франциядә старт ала һәм быел 72 нче мәртәбә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100