news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Зәкәрин "Джиро д'Италия" этабында икенче урын яулады

Чаллы велоузышчысы мәртәбәле күп көнлек узышларның гомуми беренчелегендә бишенче урында бара.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Katusha-Alpecin командасы өчен чыгыш ясаучы Чаллы велоузышчысы Илнур Зәкәрин "Джиро д’Италия" күп көнлек узышларының 20 нче этабында финишка икенче булып килде. Бу – Илнурның быелгы мәртәбәле узышта чираттагы тапкыр мактау баскычына күтәрелүе. Чаллы спортчысы узышларның 4 нче һәм 14 нче этабында да икенче урын яулаган иде инде.

20 нче этапта Франция спортчысы Тибо Пино (FDJ командасы) җиңү яулады. Өченче урында – Италия вәкиле Винченцо Нибали (Bahrain-Merida).

Генераль квалификация, ягъни күп көнлек узышларның гомуми беренчелегендә лидерлыкны Колумбия велоузышчысы Наиро Кинтана (Movistar) саклап калды. Илнур Зәкәрин – бишенче урында. Ул лидердан 1 минут та 15 секундка калыша.

"Джиро д'Италия"нең соңгы – 21 нче этабы 28 майга билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100