news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнур хәзрәт Вафин: Кадер кичендә тагын бер елга нигъмәтебез ачыла

Илнур хәзрәт Вафин: Кадер кичендә тагын бер елга нигъмәтебез ачыла
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның «Рауза» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Вафин «Татар-информ»га Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында сөйләде.

«Кадер кичәсендә кешенең тормыш китабыннан – тәкъдиреннән Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә бер еллык тормышын ача, Раббыбыз аларга бу кеше турында – авырыймы, сәламәтме, нинди ризык аңа килә, нинди ризык китә, ач яки тук буламы, хаҗга барамы-юкмы, гомумән, ничек яши, әгәр китабына язылган булса ничек үлә – барысын да фәрештәләргә җиткерә», – дип аңлатты хәзрәт.

Аның сүзләренчә, бу кичтә безнең тагын бер елга нигъмәтебез ачыла. Шуңа күрә, галимнәр әйткәнчә, тормыш китабы тагын бер елга ачылган вакытта бу – зур мөмкинлек. Беренчедән, Раббыбыздан хәерлесен сорап догада үткәрү, икенчедән, Раббыбызга шул нигъмәтләр өчен һәм, гомумән, барысы өчен дә шөкер итү.

«Раббыбыз Үзенең изге китабында аның турында «ул мең айга караганда да хәерлерәк», ди («Әл Кадр», 97:3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. 1 кич 1000 айдан да хәерлерәк – бик күпләр бу аятьне шәрехләгәндә, 1000 айны елларга бүлә дә – 83 ел 4 ай, ди. Ягъни бу кичтә кылган гамәлләрне шушы 83 ел буе кылган кадәр килеп чыга. Ләкин гарәпләрнең ул вакыттагы әдәбиятында мең ай дигән сүз «бииииик озак» дигән мәгънәдә кулланыла, шулкадәр озак ул, аның ахырын без күрмибез. Һәм шунысы да мөһим: Раббыбыз Аллаһ та бу кичне 1000 айга тиң димәде. 1000 ай белән чикләмәде, ә аннан да хәерлерәк, диде», – ди Илнур хәзрәт.

Шуңа күрә бу кичтә кылынган гамәлләрнең – биргән сәдака, укыган Коръән, намазлар, кылган хәерле гамәлләр – боларның күпмегә тапкырланганын бары Аллаһ Белүче, дип искәртә ул.

«Кадер киченең галәмәтләре бар, ул – так сандагы төннәр. Тынычлык, җиңелчә явым-төшем булырга мөмкин, ул кичтән соң кояш нурларсыз чыга. Ләкин иң яхшысы шул калган 10 көнне һәм төнне тырышырга, гыйбадәтләребезгә җитдирәк карарга кирәк», – ди Илнур хәзрәт Вафин.

  • Илнур хәзрәт Вафин: «Кадер киче – тормыш китабы тагын бер елга ачылганда зур мөмкинлек» – Кадер кичәсенең вакыты ни өчен яшерелгән, нинди дога укырга һәм башкалар турында «Интертат»та тулырак укый аласыз.
news_right_1
news_right_2
news_bot