Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илнур Рәхимов «Пушкин картасы» программасы турында иң файдалы кайтавазны атады
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов «Пушкин картасы» буенча иң файдалы кайтавазны әйтте.
Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгына елына 4 миллионнан артык кеше килә. 9 музей һәм күргәзмә, 2 партнер музее эшли. Казан укучылары өчен «Гасырлар аша сәяхәт», «Кремльдә маҗаралар: динозаврлар һәм сандык сере», «Казан артиллериясе. Тамырларга сәяхәт» автобус экскурсиясе һәм башка программалар бар. Өйләренә кайту өчен юл вакытын исәпкә алып, районнардан килүчеләр өчен аерым программалар гамәлдә.
«2026 елда Кремльгә килүчеләр артыр, ерак районнардан да килерләр дип өметләнәбез. Проект старт алганнан бирле 103 программага 4559 билет сатылган», – диде Илнур Рәхимов.
Аның сүзләренчә, программалар турында укучылардан килгән иң шәп кайтаваз – «кызык түгел» дигәне. «Шундый сүз ишетү үзгәрешкә этәргеч була», – ди Илнур Рәхимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз