news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнур Нурмөхәммәтов «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе»нең яңа җитәкчесе булды

Илнур Нурмөхәммәтов «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе»нең яңа җитәкчесе булды
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Илнур Нурмөхәммәтов «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» җитәкчесе итеп билгеләнде. Идарәнең Казандагы үзәк офисында бүген яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иттеләр, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.

«Коллегабызны яхшы беләбез: ул озак вакыт Татарстанның транспорт комплексында эшләде. Яңа җитәкче – идарә итү эшендә зур мәктәп узган кеше. Ул төбәкнең үзенчәлекләрен яхшы аңлый. Бу оешманың җаваплылык зонасы киңәю шартларында аеруча мөһим», — диде Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков Мәскәүдән видеоконференция режимында.

Илнур Нурмөхәммәтов 1986 елның 21 июлендә Азнакай шәһәрендә туган. 2008 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

2007-2008 елларда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә бухгалтер ярдәмчесе булган. 2008 елда «Данафлекс» ябык акционерлык җәмгыятенең финанс-икътисад бүлегендә икътисадчы-аналитик булып эшләгән. Шул ук елда Казан дәүләт финанс-икътисад университетының идарә исәбе һәм контроллинг кафедрасы ассистенты булган. 2009-2014 елларда ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаментында региональ контроль бүлегендә әйдәп баручы консультант, оператив контроль бүлегендә 1 разрядлы белгеч булып эшләгән.

2014 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсендә инновацияләр һәм дәүләт заказы бүлегендә әйдәп баручы киңәшче вазифасын башкарган. Шул ук елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсендә тармак аудиты һәм тариф сәясәте бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән. 2016-2022 елларда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсе башлыгы булган.

2022 елның гыйнварыннан 2026 елның маена кадәр Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булып хезмәт иткән.

Моңарчы «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе вазифасын 2013 елдан бирле Илдар Минһаҗев башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot