news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнур Насретдинов Татарстанның экология министры урынбасары итеп билгеләнде

Илнур Насретдинов Татарстанның экология министры урынбасары итеп билгеләнде
Фото: Министрлыкның матбугат хезмәте

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары итеп Илнур Насретдинов билгеләнде, бүген аны министрлык коллективына тәкъдим итәчәкләр. Ул алдарак Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булып билгеләнгән Егор Тарнавский урынына килде. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Илнур Насретдинов Татарстанның Чүпрәле районында туган, югары белемле, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, шулай ук КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбен тәмамлаган», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Башта Илнур Насретдинов Казан буенча Җир кадастры хезмәтенең Мәскәү районы бүлегендә әйдәп баручы белгеч, Казан башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән. Шулай ук Казан башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты бүлегенең баш белгече, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең торак массивлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе һәм республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе була.

news_right_1
news_right_2
news_bot