Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илнур Насретдинов Чаллы, Мәләкәс, Нокса елгаларын чистарту турында сөйләде
Чаллыда 3 километрдан артык озынлыктагы Мәләкәс елгасы участогын чистарту эшләре киләсе 2027 елда тәмамланачак дип планлаштырыла.
Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Илнур Насретдинов хәбәр итте.
«Бүгенге көндә бетон грунтны алу эшләре бара. Объектның әзерлеге бүгенгә 47 процент тәшкил итә», – диде ул.
Министр урынбасары Чаллы һәм Нокса елгаларын чистарту турында да сөйләде. «Вода России» федераль проекты кысаларында «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча ике чара планлаштырылган. Чаллыда 7 километр озынлыкта Чаллы елгасы участогын чистартуга 137 млн сум каралган. 28 километр озынлыкта Нокса елгасы тирәлеген чистарту эшләренә 950 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз