Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илнур Миргалиев: Татарның тарихы яхшы өйрәнелгән, уйнап кына халыкны бүлеп булмый
Тарихчы җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, татар халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән һәм аны җиңел генә бүлеп булмый.
«Бүген безнең милләт алдында ассимиляция, демография проблемасы тора, шулай ук ясалма проблемалар да бар: безне бүләргә тырышалар. Хәл мишәрләрне аеруга кадәр килеп җитте. Без уяу булырга, барысын да күрергә тиеш. Тарихи яктан да татарның асылы җентекләп аңлатыла. Татарны болай уйнап кына бүлеп булмый, халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән. Безнең халыкка җиткерерлек контент та җитәрлек, шуңа күрә тарихны өйрәник, бергә булыйк, татар дип язылыйк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул шулай ук җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады. «Аның нигезендә күп карарлар да кабул ителә», — ди тарихчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз