news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Саратовта татар тарихы буенча диссертация язарга теләүче яшьләр бар

Илнур Миргалиев: Саратовта татар тарихы буенча диссертация язарга теләүче яшьләр бар
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре бүген Саратов шәһәренә килде. Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев монда татар тарихын өйрәнүче яшьләр булуын ассызыклады.

«Саратовта татар тарихы буенча диссертация язарга теләгән яшьләр бар. Алар Казан галимнәре белән бергә эшләргә тели. Без ярдәм итәргә әзер. Без аларга өметләр баглыйбыз. Саратов өлкәсендә татар дөньясы, авыллар, шәхесләр буенча өйрәнәсе мәсьәләләр әле бар. Саратов татарларының казанышлары күп, яңа тарих та әйбәт кенә җыела. Революциягә кадәр булган татар дөньясын яхшылап өйрәнәсе бар. Татарстан булдыра алганча мондагы татарларга ярдәм итәргә тиеш», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

Тарихчы Саратовның татар дөньясы өчен мөһим территория булуын искәртте.

«Саратов Идел-Урал татарлары милләтнең нигезе булып тора. Бу мәйданнардагы топониммкага күз салсак, монда төрки-татар исемнәре бик күп. Монда безнең сәяси тарих та, чөнки бу җирләр Алтын Урда территориясе булган. Монда татар халкы актив, дин дә көчле. Бүгенге көндә Саратовта татар мохите саклана. Иң мөһиме – татарлыкны үстерергә теләгән кешеләр бар, аларның күбесе мәчет тирәсендә берләшә», – диде ул.

Ул тарихчыларның җирле тарихны өйрәнү, элемтәләр булдыру өчен килүен әйтте. Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, кече фәнни хезмәткәр Люция Гыйниятуллина бүген Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел булу уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл эшендә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100