news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Кондырча буендагы сугыш Евразиянең сәяси картасын үзгәртә

Илнур Миргалиев: Кондырча буендагы сугыш Евразиянең сәяси картасын үзгәртә
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Самараның 1 номерлы лицеенда Татарстан һәм Самара өлкәсе галимнәре катнашында «Тимур һәм Туктамыш сугышы (1391 ел) һәм аның Евразия мәйданы өчен нәтиҗәләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Тарихчылар фикеренчә, бу сугышның бөтен Евразия һәм хәтта Америка кыйтгалары өчен нәтиҗәләре булган.

1391 елның 18 июнендә Кондырча, Сок елгалары буенда узган бу бәрелеш Урта гасырларның иң зур сугышларының берсе санала һәм тарихка «Кондырча буендагы сугыш» буларак кереп калган. Ул Алтын Урда ханы Туктамыш һәм Чагатай олысы әмире Тимер (Тимур, Тамерлан, Аксак Тимер) арасында була. Ул чордагы кулъязмаларда Тимер ягыннан 300-400 мең, Туктамыш ягыннан 300 мең гаскәр катнашуы хәбәр ителә. Хәзерге тарихчылар ике як та кимендә 50-60 меңлек гаскәр китергәндер дип фаразлый.

Утырышны Самара өлкәсе депутаты Ирина Шматова онлайн сәламләп ачып җибәрде. Ул Самара җирлегендә узган бу сугышның аз өйрәнелгәнен, шул сәбәпле мифларга урын калуын әйтте, галимнәргә уңышлар теләде.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Алтын Урда ханы Туктамыш һәм Тимер мөнәсәбәтләре, ягъни сугышның башлануына нәрсә сәбәпче булуы турында сөйләде. Монда династия, территориаль һәм икътисади сәбәпләр бар, диде ул. Батый хан нәселе калмаганнан соң, Алтын Урда тәхете кемгә кала дигән бәхәс туа. Икенчедән, ике җитәкче дә Хорезм һәм Иранны үзенеке итәргә тели. Икътисади сәбәп тә була - Туктамыш та, Аксак Тимер дә ике Ефәк юлын үзенә алмакчы була. Бу каршылыклар сугышка китерә һәм ул Алтын Урданың җиңелүе белән тәмамлана.

Җиңелүнең төп сәбәбе дип Илнур Миргалиев Алтын Урдадагы болганчык заманнарны атады. Сугыш вакытында да бу хәлнең ачык нәтиҗәләре була - Туктамыш армиясенең уң канатын җитәкләгән Бикбулат гаскәре белән сугышта Тимур ягына чыга. Чолгану куркынычы алдында калган Туктамыш чигенә.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, Кондырча елгасында Туктамышны тулысынча тар-мар иткәннәр дигән сүз дөрес түгел. Туктамыш гаскәре белән Иделнең уң ягына чыга алган, Аксак Тимер аны эзәрлекләп бара алмаган. Тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов әйтүенчә, бу сугышның төп җиңүчесе Нугай урдасы. Әмма стратегик яктан бу җиңелү була - Тимур Алтын Урданың дәүләт буларак юкка чыгуына китерә.

Алтын Урданың җимерелүе моңа кадәр булган сәүдә юлларының ябылуына китерә. Һиндстан, Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия белән сәүдә итә алмаган Европа башка юллар - океан аша сәүдә юллары эзли башлый.

«Нәтиҗәдә, Евразиянең сәяси картасы сүтеп корыла. Яңа заманнар килә, Колумблар барлыкка килә, диңгез маршрутлары ачыла», - диде Илнур Миргалиев.

Очрашуда булган тарихчылар зур әһәмияткә ия булган сугышның аз өйрәнелүен, аны ныграк өйрәнергә кирәген әйтте. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов сугышчыларның кораллары турында җентекләп сөйләде. Аның фикеренчә, Аксак Тимер сәяхәтен Александр Македонский һөҗүмнәре белән чагыштырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100