news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Идегәй - ул иленә хыянәт иткән бәхетсез шәхес

Тарихчы сүзләренчә, Идегәй илне җимергәне өчен, кан койганы өчен картаймыш көнендә бәхетсез кешегә әверелә.

Илнур Миргалиев: Идегәй - ул иленә хыянәт иткән бәхетсез шәхес
Солтан Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Идегәйне иленә хыянәт иткән бәхетсез шәхес, дип атады.

«Кайберәүләр Идегәйне уңай образ итеп күрсәтергә тырыша, ләкин, чынлыкта, ул илен саткан бәхетсез кеше булган. «Идегәй» дастанында аның трагедиясе яхшы күрсәтелә», - диде Илнур Миргалиев Уфа татарларына сөйләгән лекциясендә.

8 февральдә Уфаның Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубында тарихчы галим «Идегәй дастанда һәм тарихта» темасына онлайн-лекция укыды.

Илнур Миргалиев фикеренчә, Алтын Урда җимерелүнең төп сәбәбе - XIV гасыр азагында хакимият өчен барган сугышлар. Бу сугышларда «Идегәй дастан»ында билгеле булган Идегәйнең дә өлеше зур.

«Туктамыш тәхеткә килгәч, илне күтәрергә тырыша, ләкин 1395 елда Терек елгасы буендагы сугыштан соң, Тимур-Котлык белән Идегәй күтәрелеп, Туктамышка каршы чыга, узара кан кою китә. Бурсыклы елгасы буендагы сугыштан соң Тутамыш Себер ягына качып китәргә мәҗбүр була. Тимур-Котлык бераздан үлә. Сәбәбе билгесез. Шушы вакытта Идегәй күтәрелеп китә, чөнки Чыңгыз нәселен дәвам итүчеләр көчсезләнгән була. Алтын Урдага ханнарны ул билгели башлый. Бөтен гаскәр белән ул идарә итә. Туктамышның уллары Идегәйгә каршы сугышып карый, ләкин җиңә алмый. Идегәй Туктамышның нәселен тулысынча үтереп бетерә», - диде Илнур Миргалиев.

Тарихчы сүзләренчә, Идегәй тәхеткә утырткан ханнарның, ахыр чиктә, барысы да Идегәйгә каршы чыга, үзара сугышлар еш булып тора. Хәтта Идегәйнең улы Норадын да үз атасына каршы чыга, чөнки аның хан буласы килә, тик Идегәй аңа: «Кара сөяк бервакытта да хан була алмый», - дип әйтә. Ягъни Чыңгызхан токымыннан булганнар гына хан итеп куела. Норадын белән Идегәй сугышалар. Идегәй качарга мәҗбүр була.

«Дастанда Норадын белән Идегәй арасындагы диалог бик көчле бирелгән. Норадын, думбра белән сугып, Идегәйнең күзен чыгара һәм әтисен куып ук җибәрә. Идегәй елый-елый кача. Шулкадәр ил белән идарә иткән кеше өчен үз улының каршы чыгуы, улы тарафыннан кыйналуы – зур трагедия. Дастанда аңлатылганча, Алтын Урда үзара сугышлар аркасында юкка чыга, тарала. Дастан Идегәйне бәхетсез шәхес итеп күрсәтә. Илне җимергәне өчен, кан койганы өчен ул картаймыш көнендә бәхетсез кешегә әверелә», - диде Илнур Миргалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100