news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев: Дөньяда 500гә якын галим урта гасырлар татар тарихы буенча эшли

Тарих институтында чыга торган фәнни журналның 10 еллыгын билгеләп үттеләр.

Илнур Миргалиев: Дөньяда 500гә якын галим урта гасырлар татар тарихы буенча эшли
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, урта гасырлар татар тарихы буенча дөньяда 500гә якын галим эшли.

Бу хакта ул Тарих институты чыгара торган «Золотоордынское обозрение» журналының 10 еллыгына багышланган утырышта әйтте. Ул – журналның баш мөхәррире. «Монда бөтен дөньяда урта гасыр татар тарихы белән шөгыльләнүчеләрнең мәкаләләре бастырыла. Урта гасырлар татар тарихы буенча дөньяда 500гә якын галим эшли. Без аларның барысы белән дә элемтәдә торабыз. Журнал дискуссияләр өчен мәйдан булып тора. Номер чыккан саен, миңа шалтыраталар: фикер алышалар, җавап язарга әзер булуларын әйтәләр. Бу бик кызыклы. 10 елда журналда 600дән артык мәкалә чыгарганбыз», - дип сөйләде ул.

Институт директоры Радик Салихов сүзләренчә, журнал соңгы ун елда тарих фәне үсеше күрсәткече булып тора. «Институт татар тарихының 7 томлыгын төзи башлау тарихи журналлар сериясе барлыкка килүгә бер этәргеч булды. Бу журналны чыгару татар тарихының томнары язылу белән параллель рәвештә барды. Ул халыкара хезмәттәшлек өчен мәйдан булып тора. Илнур Мидхәтович (авт. – Миргалиев) көчле команда булдырды. Бүгенге көнгә кадәр журналны финанслау белән авырлыклар бар, шуңа да карамастан ул тотрыклы урын алды», - диде ул.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, журналның татар халкы өчен әһәмияте зур. «Безнең күршеләр һәм туганнар - башкортлар үзизоляцияләү юлыннан китте. Татарлар журнал аша киңәю юлын алды. Бу юл – иң дөресе дип саныйм. Фикерләр конкуренциясеннән башка алга барып булмый. Без үзара бәхәсләр булган халыклар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, казахлар белән Алтын Урда мирасы өчен көрәшәбез, әмма бергә хезмәттәшлек итәбез, бәхәсләрдә уртак фикерләр дә туа», – диде ул.

Тарих фәннәре докторы журналда урын алырга тиешле кайбер темаларны да санап үтте. Аның фикеренчә, теоретик проблемаларга игътибарны юнәлтергә кирәк. Алтын Урданың шәһәр цивилизациясе турында әле аз язылган, ди. Аның сүзләренчә, төрки дастаннарны анализлау әйләнешкә кертә алырлык уникаль мәгълүмат бирә ала. Ул Алтын Урданың тамырларына да игътибар юнәлтергә киңәш итте. Фәннәр академиясе тарафыннан күбрәк ярдәм булсын, дип тә теләде.

  • «Золотоордынское обозрение» журналы 2013 елда чыга башлаган. 20дән артык номер чыккан. 2022 елда Science Index рейтингы буенча журнал «Тарих» юнәлеше буенча 229 журнал арасында 16нчы урында булган. Ул халыкара дәрәҗәдә эшли.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100