news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Миргалиев Алтын Урданың кыскача тарихы турында китап эшләнүен әйтте

“Алтын Урда турында популяр китаплар, визуальләштерү, тәкъдим итә белү кирәк”, - диде галим.

Илнур Миргалиев Алтын Урданың кыскача тарихы турында китап эшләнүен әйтте
Султан Исхаков, Михаил Захаров

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтын Урданың кыскача тарихы турында гади телдә китап языла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев әйтте.

“Аңлаешлы китаплар бармы, дип күп сорадылар. Региональ компонент кысаларында, мәктәп укучыларына 10 сәгать эчендә нәрсә аңлатып була? Татар тарихы урта гасыр гына түгел, республика тарихы, ХХ гасыр бар бит. Алтын Урданың кыскача тарихы язылган бер китап әзерлибез. Сайтка да куябыз, бераздан киң катламга да басылып чыгар”, - ди галим. Китап гади укучыга аңлаешлы телдә әзерләнә, диде ул.

Аның фикеренчә, тарихны укыту өчен дәрес сәгатьләре генә җитми дисәк, өстәмә эшләр үткәрергә була, укытучылар да әзерлекле булырга тиеш. “Фән кешеләренең фикерләре академик басмаларда яшеренгән, аларны күпләр аңламый, шуңа популяр китаплар, визуальләштерү, тәкъдим итә белү кирәк. Документаль фильмнар аша аңлаешлы итеп җиткереп була”, - диде Илнур Миргалиев.

Моны фән кешеләренә генә йөкләп булмый, киң катлам катнашы кирәк, дип саный галим. “Фәннән ерак дилетантларның китаплары зур тираж белән чыга. Сәясиләштерергә тырышучылар бар, ә бу фәнгә зыян китерә. Халыклар арасын бозарга, ярлыклар тагарга беркемнең хакы юк. Зилә Рәхимҗановна (Вәлиева – Т.И.) да әйтте: кеше күргәзмәне килеп карамаган, ә теләсә нинди комментарийлар яза” диде”, - ди Миргалиев.

Тарих институтында утырышта “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева форумнарда күргәзмә, Алтын Урда цивилизациясенең әһәмияте турында мәгънәсез бәяләмәләр күргәнен әйтте. “Эрмитаж-Казан”да “Алтын Урда һәм Төньяк Кара диңгез буе”, “Манеж” залында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе 15 апрельгә, ТР дәүләтчелеге музеенда күргәзмә 25 апрельгә кадәр эшли.

Утырышта, шулай ук, яшьләргә Алтын Урданың татар архитектурасы, мәдәнияте белән бәйләнешен аңлату, мәктәп укучыларына, яшенә карап, мәгълүматлар әзерләү кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100