news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Ибраһимов Казан прокурорының яңа урынбасары булды

Юстиция кече киңәшчесе прокуратура органнарында 2011 елдан эшли.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Казан прокуроры урынбасары вазифасына Татарстан прокурорының мөһим эшләр буенча ярдәмчесе Илнур Ибраһимов билгеләнде. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Илнур Ибраһимов 1985 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Анатыш авылында туган. 2007 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 2011 елдан эшли.

2007дән 2009 елга кадәр Ибраһимов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Арча районара тикшерү бүлегендә өлкән тикшерүче хезмәтен башкарган. 2010 елда Татарстан прокуратурасы карамагындагы Питрәч тикшерү бүлегендә мөһим эшләр буенча тикшерүче вазифасында биләгән. Ә 2011 елдан шәхескә, җәмәгать куркынычсызлыгына каршы аеруча мөһим җинаятьләрне тикшерү буенча тикшерүче булган.

2014 елга кадәр Илнур Ибраһимов Балык Бистәсендә прокурор ярдәмчесе. Аннан ике ел күзәтчелек буенча прокурор, 2016 елдан Татарстан прокурорының мөһим эшләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкарган.

Бүген Татарстан прокуроры вазифаларын башкаручы Сергей Старостин Ибрагимовны башкала прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100