Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илнур Гайниев «Позывной Татарин» спектакле турында: Бу әсәргә алыну – зур җаваплылык

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәевның «Позывной Татарин» спектаклен матбугат чаралары вәкилләренә тәкъдим иттеләр.
«Бу пьесага алынганда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исәпкә алдык. Дәүләт тарафыннан театрларга ярдәм күрсәтелә, шул форсаттан без әлеге спектакльгә алынырга булдык. Аллаһка шөкер, башкалабызда театрлар, мәдәният учаклары бик күп. Ләкин театрның үзенчәлеге бар – без яшьләр, яшь тамашачылар белән эшлибез. Бурычыбыз итеп балалар, яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләүне беренче урынга куябыз. Шул нияттән, спектакльне сәхнәләштердек», – диде Кариев театры директоры Илнур Гайниев.
Аның әйтүенчә, бу әсәргә алыну – театр коллективы өчен зур җаваплылык. «Бөек Җиңүгә багышланган әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез икән, үткәнне күрсәтәбез, сурәтлибез. Бу очракта ныклык нәрсәдә? Махсус хәрби операция әле дәвам итә. Актерлар ничек кенә тырышса да, махсус хәрби операциядә катнашучыларның чын халәтләрен сәхнәдә тасвирлау көч таләп итә», – диде директор.
«Җәмилнең шушы юлны үтеп, госпитальләрдә ятып чыгуын белмәдек. Беренче адымнарын ясап килүче драматург буларак, аның беренче эше начар түгел дип уйлыйм. Тәҗрибәле режиссерыбыз – Ренат Әюповның күп еллар көчле әсәрләр чыгаруын исәпкә алсак, алар бик яхшы хезмәттәшлек итте. Җәмил көне буе безнең белән булды, фикерләшеп эшләдек. Бу – катлаулы тема. Яшерен-батырын түгел, язучыларның күбесе бу темага алынырга куркып та торадыр әлегә. Ләкин бу әсәр начарлыкка түгел, позитивка корылган: гаилә кыйммәтләрен, халыкның берләшүен һ.б. күрә алабыз», – диде Илнур Гайниев.
Ул техник яктан бик күп көч кергәнлеген билгеләп үтте. «Махсус корылмалар бар, хореограф, көчле композитор җәлеп ителде. Махсус хәрби операция темасына куелса да, бу спектакль хәрбиләр өчен түгел. Яшьләргә кызыклы булырга тиеш дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, күгебез аяз, тыныч тормышта гомер итәбез. Ә махсус хәрби операциядә нәрсә булганын күз алдына китерә алмыйбыз. Балаларның бөтен тормышы – гаджетларда. Шундый әсәрләр аркылы булса да, аларның шушы атмосфера эченә керүләрен телибез. Төп максат – шушы», – дип аңлатты.
«Тиз генә пьеса яза башладым дип әйтә алмыйм. Режиссер Ренат Әюпов шул темага эшләргә теләүләрен әйтте һәм мин консультант булдым. Тора-бара пьеса да туды. Аны башыннан алып азагына кадәр тарихи-документаль спектакль дип әйтә алмыйм. Ул аерым-аерым эпизодлардан җыелды. Күп геройларның прототиплары бар. Әлбәттә, спектакльне куйган вакытта сәнгати яктан үзгәрешләр кертелде. Биредә кызыл җеп булып гаилә темасы сузыла. Чөнки үзәктә әти-әнисе, ике уллары булган гаиләне күрәбез. Махсус хәрби операциядә исә ата белән ул катнаша», –диде пьеса авторы.
Җәмил Сәлимгәрәев үзе дә биш ай махсус хәрби операциядә катнашкан булган. «Озак вакыт госпитальләрдә яттым», – дип аңлатты ул.
«Спектакльдә мин Дагыстан егете булып уйныйм. Экипажда командирым Виктор – рус милләтеннән, Илһам – татар егете. Хезмәт нәтиҗәле булсын өчен уртак тел табарга кирәк. Минемчә, экипаж бер гаилә була ала. Авырлыклар узганда вакыйгалар берләштерә, мин аны туганлашу дип саныйм», – диде позывной «Шама» – Сәет ролен башкарган Искәндәр Низамиев.
«Спектакльдә «Бөрлегән» җыры яңгыры. Ул – мәхәббәт турындагы җыр. Илһамның әтисе Шәүкәт бу җырны җырлаган һәм улына тапшырган. Шулай итеп, җыр буыннан-буынга күчә. Хәрбиләр туган ил, хатыны, баласы өчен көрәшер өчен «Бөрлегән»не символ итеп ала», – диде Ренат Әюпов.
- «Позывной Татарин» спектакле чын тормыш вакыйгаларына нигезләнә. Пьеса гади татар гаиләсе һәм өч буын мисалында патриотизм, буыннар алмашы һәм Ватан алдында булган бурычыңа тугрылык темаларын кузгата. Спектакль махсус хәрби операция шартларында гаилә һәм ил куркынычсызлыгы өчен һәркемнең шәхси җаваплылыгы турында, дип язылган тамашачыга тәкъдим ителгән буклетта.
- «Позывной Татарин» документаль драма авторы – Җәмил Сәлимгәрәев, режиссер – Ренат Әюпов, режиссер ассистенты – Эльдар Гатауллин, пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин, рәссам – Булат Ибраһимов, композитор – Зөлфәт Вәлиуллин, пьесаны татар теленә тәрҗемә итүче – Илфак Хафизов, сугыш сәнгате буенча консультант – Тимур Сабитов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов, хәрби киңәшче – Рушан Сәлахов, спектакльне медиаконтент белән тәэмин итүче – Данил Гобәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз