news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Гайниев Кариев театры каршындагы китапханә бинасы мәсьәләсенә ачыклык кертте

Илнур Гайниев Кариев театры каршындагы китапханә бинасы мәсьәләсенә ачыклык кертте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Илнур Гайниев Кариев театры каршындагы китапханә бинасына кагылышлы мәсьәләгә ачыклык кертте.

«Китапханә турында төрле сүзләр булды – имеш, аны «Туган авылым» комплексына бирәләр икән, дигән сүзләр булды. Ләкин ул әлеге вакытта безнеке. Без аны хуҗалык блогы итеп файдаланып торабыз, чөнки кеше китерү өчен анңа ремонт кирәк», - диде театр директоры Илнур Гайниев Кариев театрының иҗат планнарына багышланган матбугат конференциясендә.

Ул театр белән «Туган авылым» комплексының дуслыгы турында һәм уртак проектлар турында искәртеп үтте.

  • Кариев театры элеккеге Офицерлар йорты бинасына ремонт ясалды. 2018 елдан бирле театр шушы бинада иҗат итә. Бина каршында – юлның икенче ягында – «Туган авылым» комплексы янәшәсендә Офицерлар йортының китапханәсе урнашкан иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100