Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы башлыгы хатыны белән тавыш бирде: Илнең алдагы үсешен сайладык
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин сайлауга хатыны Гөлназ һәм балалары белән килде. Ул Мәдәният йортында урнашкан 879нчы сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде.
Җиһаншиннар гаиләсенә «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип язылган махсус беләзекләр тапшырдылар.
«2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – илебезнең нигезе. 15-17 мартта район халкы Россия Президентын сайлый. Бу көннәрдә без киләчәгебез өчен тавыш бирәбез. Дәүләт башлыгын сайлап, бездә теге яки бу программаның гамәлгә ашырылачагына ышаныч хисе барлыкка килә. Илебездә башкарылган барлык эшләр гаилә һәм халык мәнфәгатьләрен күздә тота. Гаилә белән бергәләп без районыбыз, төбәк һәм илнең алдагы үсешен сайладык», - диде ул.
Искәртеп узабыз, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Материал Гүзәл Хилавиева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз