news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнең 16 төбәгендә пневмония белән авыручылар саны арткан

Быел илнең 16 төбәгендә пневмония белән авыручылар саны артты.

Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, балалар коллективларында төркемләп авыручылар теркәлгән. Аерым очракларда да, күпләп авыручылар арасында да авыру килеп чыгуга микоплазма сәбәп булып тора.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, эпидемиологик сезон башланыр алдыннан белгечләр вазгыятьнең катлаулануына юл куймас өчен барлык кирәкле чараларны күргән, шуңа күрә бу хәл контрольдә тора.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрларны актив үткәрәләр һәм авыру симптомнары булу-булмавын тикшерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot