news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Илнең яшь парламентарийлары Яшьләр елына нәтиҗә ясады
Семинарда илнең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан 80 нән артык яшь парламентарий катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар–информ”). ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары – палата рәисе урынбасары Александр Карпов, палатаның хезмәт, мәшгульлек һәм инновацион үсеш комиссиясе рәисе Владислав Кунгуров узган атнада Мәскәүдә үткән Россия Федерациясе яшьләр парламентлары җитәкчеләре семинар–киңәшмәсендә катнашты.
“Россия яшьләр парламентлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган семинарда илнең барлык төбәкләреннән 80 нән артык яшь парламентарий, шулай ук 2010 елгы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Светлана Журова һәм Россия Яшь парламентарийлар ассоциациясе рәисе Сергей Возжаев бар иде.
Семинар барышында Россиянең яшь парламентарийлары Яшьләр елына нәтиҗә ясады, илдә яшьләр парламентаризмына аерым игътибар бирде. Парламентарийларның күпчелеге илдә яшьләр парламент хәрәкәтен үстерү буенча уртак гамәлләрне тагын да көчәйтү заруриятен алга сөрде.
Сүз уңаеннан, Татарстанда – яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россиядәге әйдәп баручы төбәкләрнең берсендә – муниципалитетларда яшьләр парламентларын формалаштыру эше алып барыла инде: мондый структуралар республиканың Балык Бистәсе һәм Тәтеш муниципаль районнарында оештырылган һәм уңышлы гына эшләп килә. Агымдагы ел дәвамында мондый структуралар Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә оештырылар дип көтелә.
2010 елга эш планын формалаштырганда киңәшмәдә катнашучылар 2010 елның көзенә планлаштырылган муниципаль сайлаулар илнең яшьләр парламентлары вәкилләре өчен әһәмиятле вакыйга булачак, дип билгеләп үтте. Яшь парламентарийлар муниципаль хакимият органнарына сайлауларда яшьләр парламент структуралары вәкиләрен кандидат итеп күрсәтү эшен активлаштытырга кирәк дигән фикергә килде һәм һәр төбәктән кандидатларның башлангыч исемлеген формалаштыру турында карар кабул итте. Соңрак 2010 елгы сайлауларда яшь лидерларга сәяси ярдәм күрсәтүдә гомуми программа эшләнәчәк.
Моннан тыш, Россиядә яшьләр парламентаризмы перспективалары хакында фикер алышу барышында Россия яшьләр парламентларының мәгълүмат базасын булдыру турында карар кабул ителде.
Семинар Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы белән төгәлләнде. Анда Татарстан вәкиле Владислав Кунгуров халыкара хезмәттәшлек һәм толерантлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе итеп сайланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot